Әлмәттә социаль ипотека буенча торак төзеләчәкме?
Банкларда килеп туган хәл кешеләрне пошаманга салды.
Мәгълүм булганча, Әлмәт соңгы елларда торак төзелеше планын арттырды һәм менә 7 ел инде 155 мең квадрат метр мәйдан сафка бастырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, быел да шуның кадәр күләмдә торак төзү каралган. Әлмәтлеләргә борчылыр урын юк: социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү дәвам итә. Агымдагы елда ул 64 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Димәк, яшьләрнең үз почмакларын булдыру хыялы чынбарлыкка әйләнәчәк. «Яшьлек» микрорайонында социаль ипотека буенча төзелүче 400 фатирлы йортның (заказчысы - «Әлмәтнефть» идарәсе) беренче чираты тәмам, анда инде өй туйлары бара. Ә менә икенче чиратын, 172 фатирны август аена өлгертү планлаштырылган. «Яшьлек» микрорайоны төзелеш өчен үзләштереп бетерелү сәбәпле, эшләр «Алсу» микрорайонында башланган. Биредә нефтьчеләр ел азагына кадәр социаль ипотека буенча өч күпфатирлы йорт төзергә планлаштыра.
- «Көнбатыш капка» микрорайонында да социаль ипотека программасы нигезендәге йортлар төзү дәвам итәчәк. Изаил Зарипов проспекты, 3 һәм 9 нчы йортлар адресы буенча йортлар сафка басачак, - диде Айрат Мөхәммәтҗанов. - Монда инде заказчы - МУП УКС.
Шулай ук инвестиция һәм коммерция нигезендә дә тораклар сафка басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа