Әлмәттә сәламәтләндерү гимнастикасы сезоны башланды
Умыртка сөяге һәм буыннар өчен профилактик гимнастика һәр атнаның сишәмбесендә паркта бушлай уздырылачак - әлеге гимнастиканың авторы Новосибирскның "Кеше институты" җәмгыять оешмасы вәкиле Владимир Ефремов әнә шулай дип белдерде.
Күнегүләр комплексы үз эченә ушу, йога, цигун элемнтларын да алган. Проект физик культура, спорт һәм туризм, парк хакимияте белән берлектә тормышка ашырыла. Беренче дәрестә 50 дән артык кеше катнашты. Калган занятиеләрне Ефремовның шәкерте үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа