Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сиреналар, репродукторлар саны артачак

Сишәмбе көнне 10 сәгатьтә республикада халыкка үзәкләштерелгән төстә хәбәр тарату төбәк автоматлаштырылган системасының техник әзерлеге тикшерелде.

Әлмәттә дә сиреналар кабызылды, репродуктор җайланмалы махсус техникалардан файдаланылды. Безнең территориядә 18 сирена эшләде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Валерий Грезнев билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты ел азагына кадәр халыкка хәбәр бирү системаларын эшче халәткә китерергә әмер биргән. Безнең районда да быел өстәмә нокталарда, шул исәптән яңа микрорайоннарда, Урсалы, Түбән Мактама, Тихоновка торак пунктларында сиреналар, репродукторлар урнаштырылачак. Район җитәкчелеген, гадәттән тыш хәлләр һәм террорлыкка каршы комиссияләргә оператив рәвештә хәбәр итү өчен министрлык каршында бердәм диспетчерлык службасы төзелә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250