Әлмәттә шугалак ачылды
Шимбә көнне шәһәр паркында быелның беренче шугалагы ачылды.
Бирегә елдагыча үз тимераякларың белән дә килергә була, прокатка да алу мөмкинлеге бар. Тәкъдим ителүче размерлар 28 дән алып 46 га кадәр. 3 яшьлек һәм аннан да зуррак балалар өчен "фигурист ассистенты" ярдәмгә килә, һәм алар өлкәннәрдән башка шуа ала.
Ял көннәрендә шугалак 11.00-21.00 сәгатьләрдә, эш көннәрендә 12.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа