Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәһәр һәм районның төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 4 миллион сумлык штраф салынды

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хәбәр иткәнчә, әйләнә-тирә мохитны пычраткан һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен быел административ комиссия тикшерүенә 1173 материал җибәрелгән.

Кагыйдәләргә буйсынмаган затларга 4 миллион 47 мең сумлык штраф салынган. Шуларның 1 миллион 971 мең сумы түләнгән. Суд приставларына 1 миллионнан артыклык карарлар тапшырылган. Моннан тыш шәһәр прокуратурасына 18 материал җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса