Реклама
Ул эшмәкәрлеккә ярдәмгә бүленгән бюджет акчаларын максатчан тотмауда гаепләнә.
Эшмәкәр финанс ярдәме алу өчен мәшгульлек үзәгенә дуңгызлар үрчетү турындагы бизнес-план китергән һәм бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алуга килешү төзегән. Эшмәкәр булып теркәлгәннән соң аңа 117 мең 600 сум акча күчерелгән, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы. Әмма ТР бюджетыннан бүленгән акчаны эшмәкәр бизнес-план буенча түгел, ә бәлки шәхси максатларда кулланган. Аңа 20 мең сум күләмендә административ җәза бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+