Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәфкать туташлары җаваплылык турында сөйләште

Әлмәттә Яшьләр үзәгендә урта медицина белемле белгечләр эшчәнлегенә багышланган республика конференциясе булып узды.

Чарада 350 дән артык кеше, шул исәптән Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да вәкилләр, галимнәр катнашты. Конференциядә сүз нигездә медицина хезмәткәрләренең ярдәм күрсәткәндә җинаять, гражданлык-хокукый җаваплылыгы, бурычлары, эштәге куркынычсызлыкның халыкара стандарт таләпләре һәм башкалар турында барды. Бу көнне 20 фидакарьгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса