Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә сайлаулар тыныч уза

Сайлау участокларында тәртип, аңлашылмаучанлык юк, хокук бозулар күзәтелми.

Бүген шәһәр һәм район сайлау участокларындагы хокук тәртибен 250 полиция хезмәткәре, 90 ЧОП вәкиле, «Форпост» отрядыннан 20 кеше тәэмин итә. «Нефтьче» Мәдәният йорты янында 4 КПП дежур тора. Партияләрнең күзәтүчеләре дә байтак. «Справедливая Россия»дән 56, «КПРФ»тан 56, «Единая Россия»дән 68, «ЛДПР»дан 54 кеше участокларга бүленеп, күзәтчелек итә. «Татарстан Республикасы - 30 нчы Әлмәт бер мандатлы сайлау округы» буенча җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ринат Хәйровтан 55 күзәтүче билгеләнгән.
Сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, 815 нче сайлау участогында сайлаулар тыныч шартларда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса