Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» фестивале узды

Алты ел дәвамында уздырылып килүче күренекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» фестивале быел да сәләтле студент яшьләребезне барлады һәм аларга канат куйды.

Тормыш дигән олы дәръяда сөенечләр, көенечләр белән беррәттән, бәхетле иҗат газаплары кичергән шагыйрәнең якты истәлегенә багышлап Әлмәт дәүләт нефть институты бихисап тәрбия эшләре алып бара. Укыту-тәрбия эшләре буенча ректор урынбасары Рәсимә Рәхимова идеясе белән башта институт кысаларында, аннан соң уку йортлары арасында, инде менә республика күләмендә студентлар иҗатының Саҗидә Сөләйманова исемендәге "Тормыш, исәнме!" фестивале тәмамланды. Ул шагыйрәнең туган көнендә Яшьләр үзәгендә башланып, биш ай дәвамында чын мәгънәсендә әдәбият һәм сәнгать бәйрәмен хәтерләтте. Күп кенә студент яшьләргә җиңү алып килгән фестиваль гала-концертының да шушы үзәктә үтүе аның иҗат кысалары елдан-ел киңәя, үсә баруындадыр.

Шагыйрә исемен мәңгеләштерүдә нефть институтының әйдәп чыгуы - олы дәрәҗә. Әлеге фестивальдә Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә һәм Әлмәт төбәге уку йортлары студентлары «Әдәби», «Фәнни-тикшерү эше», «Ялгыз җыр», «Ансамбльләр» «Нәфис сүз», «Фоторәсемнәр», «Рәсем сәнгате» номинацияләре буенча чыгыш ясады. "Тарих елы" һәм "Мәдәни мирасны саклау елы" уңаеннан яңалык итеп "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр" бәйгесе кертеп җибәрүебез дә уңышлы булды.

Фестивальнең елдан-ел камилләшә баруы шатландыра. Үзара аралашып дәрт, көч алды студентлар. Рәсем сәнгате буенча Лениногорск шәһәренең рәсем һәм музыка сәнгате көллияте студентлары беренчелекне алса, фоторәсемнәр буенча алдынгылык үзебезгә насыйп булды. Халык көйләрен халык музыка коралларында уйнап Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының "Традиция" инструменталь ансамбле җиңеп чыкты.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы күпсанлы катнашучылары, бигрәк тә халык җырларын оста башкаручылары белән аерылып торды. Гөлсирин Абдуллинага тиңнәр булмады. Казан федераль университеты егетләре дә искиткеч әзерлекле, профессиональ осталык белән чыгыш ясадылар. Татар җырларын тыңлап утырганда да, Бөгелмә педагогия көллиятенең "Авылдашлар" фольклор коллективы тарафыннан "Кич утыру" күренешен караганда да, конкурсантларның ни дәрәҗәдә җитди чыгыш ясауларын күреп, әби-бабаларыбыздан калган мирасны барлауда олы эш эшләдек кебек сиздек үзебезне.

Иҗат белән шөгыльләнүче дистәләгән егет-кызларның язмалары төбәк газеталарында гына түгел, республика матбугатында да басылып үзләрен танытты инде. Шушы фестивальдә җиңгән, иҗат өлкәсендә зур уңышларга ирешкән студентларыбыз ел саен "Татнефть"нең "Рухият" фонды тарафыннан бирелә торган Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә тәкъдим ителә.

Фестивальгә йомгак ясаганнан соң «Шигърият хәзинәләре» исемле альманахның дүртенче томы өстендә эшли башладык. Анда лауреатлар, укытучылар, шулай ук бәйгеләрдә катнашкан башка уку йортлары студентларының да күңел язмалары кертеләчәк.

Башлангычларда студентларның ял һәм сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләренең тырышлыгын аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. Тамчыдан күл, бөртекләрдән көшелләр җыелган кебек барлыйлар алар талантлы яшьләрне. Студент тормышы - туктаусыз хәрәкәт бит ул. Кызыклы очрашулар, әдәби мәҗлесләр, бәйгеләр, җыр-моң, уен-көлке…

Ә фестиваль үз эшен дәвам итәр, яңадан-яңа талантлар барланыр, булачак нефтьчеләр арасыннан үсеп чыккан язучылар, рәссамнар, журналистларны күрербез әле.

Миңзифа Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250