Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә сабыйларга “Бәби күрергә килү” йоласын өйрәтәләр

Тайсуган авылының "Миләш" балалар бакчасында инде онытылып баручы "Бәби күрергә килү" йоласын яңарту максатыннан "Наиләм - олы бүләгем" исеме астында зур күңел ачу чарасы үткәрелде.

Бәйрәмгә авылның хаҗияләре, абыстайлар, остабикәләр, әниләр, әбиләр чакырылды. Балалар тарафыннан уйнаткычлар, юаткычлар, такмак шигырьләр сөйләнде, халык җырлары җырланды. Тәрбияче "Исем кушу" йоласы белән таныштырды. Чакырылган кунаклар да буш килмәгәннәр: алар балаларга үзләре әниләреннән ишеткән, әбиләреннән отып алган бишек җырлары бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса