Әлмәттә Россия көнен билгеләп уздылар [+ФОТО]
12 июнь - Россия көнендә Әлмәттәге бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барып, бердәмлекне, ил ныклыгын гәүдәләндерде.
Шәһәрнең үзәк паркы бүген көне буе җылы чыгышларга, яшьләр тавышына һәм дәртле биюләргә бай булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин барлык әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлап, якты һәм ышанычлы киләчәк теләде:
- Россия көне иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Һәм безнең аны бәйрәм итәргә тулы хокукыбыз бар. Безнең ил - ул зур һәм бердәм бер гаилә. Бары тик киләчәккә ышаныч булганда гына, халык үзен бәхетле итеп хис итә ала. Әлмәттә дә матур итеп яшәр өчен бөтен алшартлар бар. Без киләчәктә дә шәһәрне үстерү һәм камилләштерү өчен тырышачакбыз.
Парк сәхнәсе үзешчәннәр һәм сәләтле балалар чыгышлары белән гөрләп торды. Төрле спорт уеннары, кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар да биредә узды һәм халыкка чынлап та бәйрәм төсмере биреп торды.
Филүзә Хәмидуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа