Реклама
Тантана иртән 5.30 сәгатьтә "Хәтер" клубы тирәсендә әфганчыларга һәйкәл янында башланды. Ул 20 яшь егетне Россия армиясе сафларына озатуга багышланган иде.
Егетләргә хәерле юл, яхшы хезмәт итүләрен, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Каюмов, руханилар Игорь атакай, Исмәгыль хәзрәт, Әлмәт хәрби комиссариатының бүлек башлыгы полковник Ришат Сабиров чыгыш ясады.
Бер минут тынлыктан һәм һәйкәлгә чәчәкләр салудан соң егетләр команда белән юлга кузгалдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы