Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә район бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Коръән уку буенча район бәйгесе узды.

Традиция буенча ул елның-елында уздырылып килә. Быелгысы 8 апрель көнне оештырылды. Бәйге алдыннан яшь катнашучыларны һәм аларның ата-аналарын Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. "Катнашучылар саны елдан-ел арта баруы куандыра", - диде ул. Һәм бәйгенең һәркем өчен дә зур бәйрәм, әһәмиятле ярыш булуын билгеләп үтте. Балалар Коръәнне дөрес итеп һәм матур укуда дүрт яшь төркеменә бүленеп ярыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Абсолют җиңүче булып танылган Абдулла Әүхәдиевкә тәкә бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса