Әлмәттә «Ракета» клубы икенче туган көнен уздырды [+ФОТОЛАР]
Әлмәттә быел 5 яшүсмерләр клубына яңа сулыш өреләчәк. Моннан 21 ел элек 12 апрель көнне ачылу хөрмәтенә «Ракета» дип аталган яшүсмерләр клубы капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты.
Әлеге яшүсмерләр клубы Әлмәтнең балалар күп булган беренче микрорайонында урнашкан. Якынча 270 бала биредә төрле түгәрәкләргә йөри. Пауэрлифтинг секциясе булу аларны башка клублардан аерып тора.
- Клубка чыннан да капиталь ремонт кирәк иде. Хәзер клубны танырлык та түгел. Биредә бар да яңа: җылыту системасы һәм канализация яңартылды. Идән, стеналар, тәрәзә, ишекләр - бар да хәзер заманча һәм зәвык белән эшләнгән. Безнең республика җитәкчелегенә шундый программалар булдырып, киләчәк буынны кайгыртуы өчен рәхмәт яусын, - дип «Ракета» клубы мөдире Ирина Сираева сөенече белән уртаклашты.
«Ракета» клубын ремонттан соң ачу тантанасына район башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде.
- Әлмәт районында эшәп килүче 32 клубка бүген 6000 ләп бала йөри.
Алар162 төрле түгәрәкләргә йөреп буш вакытларын файдалы итеп уздыра ала. Барысы да бушка, рухи яктан үсеп, балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бара ала. Яшүсмерләр клублары алар өчен икенче йорт кебек, - диде район башлыгы клубка ике космонавт Антон Шкаплер һәм Олег Артемьев култамгасы куелган календарь һәм ноутбук бүләк итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа