Җәмгыять

Әлмәттә «Пятое колесо» күргәзмәсе 355 экспонат җыйды

Өч йөздән артык декоратив-гамәли иҗат шедевры һәм калдык материаллардан эшләнмәләр Әлмәттә «Пятое колесо» юбилейлы республика күргәзмәсе экспонатлары булды.

Эшләрнең авторлары - Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче 7-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр. Эшләнмәләр арасында ни генә юк: пластилиннан, бисердан, күннән, кабырчыклардан, табигый материаллардан картиналар дисеңме, бизәлгән савыт-саба, кулдан ясалган курчаклар, бәйләм уенчыклармы.
Һәр эш уникаль, бик тырышып эшләнгән. Бәйгене оештыручылар аның елдан-ел баюын билгеләп үтә. Быел әнә 355 экспонат тупланган. 
Күргәзмәдә күмәк иҗат эшләре дә, укытучы белән бергәләп ясалганнары да бар. Бәйгенең максаты яшь буынны иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт.