Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре машина каракларын тотты

Ведомстводан тыш сакчылык хезмәткәрләре автомобиль урлауда шик астына эләккән ике кешене тоткарладылар.

Иртән полицейскийлар ВАЗ-21043 автомобиленә игътибар итәләр. Рульгә эчкән кеше утырган булырга мөмкин дип, алар машинаны туктатмакчы булалар. Әмма машина йөртүче полицейскийларның сигналына игътибар итми. Артыннан куып, машинаны Мәрҗәни урамындагы бер йорт ишек алдына кертеп туктаталар. Машинаның кабызу йозагы йолкып алынган, үткәргечләр турыга ялганган булып чыга. Салондагы ике ир-ат та алкоголь кулланган, икесе дә элек хөкем ителгән булганнар.

Полиция хезмәткәрләре автомобильнең хуҗасын ачыклап, аңа машинасын урлап алып китүләре турында хәбәр итәләр. Ә ул машинасы ишек алдында тора дип тыныч кына йоклап ята икән.

Хәзер бу очрак уңаеннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. Каракларны 7 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкинннәр.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250