Әлмәттә нурланыш өчен махсус корпус ачылачак
2017 елның 1 октябрендә анда авыруларны кабул итә башларга тиешләр.
Әлмәт онкология диспансеры янәшәсендә нурланыш өчен аерым корпус төзелергә тиеш. Нефтьчеләр ярдәме белән инде кыйммәтле техникалар, җиһазлар кайтартылган. Төзелешне ел башыннан ук башлып, көзгә тәмамларга тиешләр.
Казанда гына узып булган бик күп нурланыш терапияләрен хәзер Әлмәттә дә узып булачак. Онкология белән авыручылар өчен бу зур яңалык һәм уңайлык булыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа