Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә һөнәри осталык бәйгеләре бара (+фотолар)

Бу көннәрдә "Татнефть" ААҖ предприятиеләрендә төп эшче белгечлекләре арасында һөнәри осталык бәйгеләре бара. Компаниянең укыту-тренировка полигонына көч сынашу өчен "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең дә иң оста, җитез эшчеләре җыелды.

"Татнефть" ААҖ төркемендәге предприятиеләрнең һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләре август аенда кабаттан бирегә җыела, бу юлы аларга үзләренең идарәләренең данын яклап чыгыш ясарга туры киләчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлмәтнефтьлеләр менә ничә ел инде компания күләмендәге конкурста йә беренче, йә икенче урын яулый. Узган ел кубок янәдән алар кулында булды. Бу предприятиедә тәҗрибәле эшчеләр хезмәт куюы хакында сөйли. "Беренче булу - иң яхшысы булу" - быелгы бәйге әнә шундый девиз астында үтте.

- Хезмәткәрләрнең профессионализмы тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Чөнки компания җитәкчелеге таләпләрне катгыйлата бара. Бу, әлбәттә, елдан-ел нефть чыгару күләмен арттыру, чыгымнарны кыскарту, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү белән бәйле. Шуңа күрә һөнәри осталыкны чарлау өстенлекле бурычлардан санала, - дип билгеләп үтте "Әлмәтнефть" идарәсенең баш экономисты Ирек Газизуллин үзенең сәламләү чыгышында.

Изге теләкләрне юлдаш итеп алган эшчеләр үзләре өчен билгеләнгән ярыш участокларына юнәлде. Бурыч җиңелләрдән түгел. Хәер, бәйгедә каралган эшләрне алар күз йомып та башкара аладыр. Ник дигәндә, көненә, сменасына ничәшәр тапкыр бу гамәлләр кылына. Бәйгедә дә шул ук эш, әмма биредә жюри әгъзаларының үткен карашы һәрбер хәрәкәтне тикшереп, эш сыйфатын иләк аша уздырып, күпме вакыт сарыф ителүен исәпкә алып тора. Янәшә дә сиңа көч-куәт биреп, җаны-тәне белән янып торучы мастерлар, цехтагылар һәм гаилә әгъзалары, дуслар алдында да сынатасы килми. Шуңа да һәркем бәйге бурычын җиңүгә зур омтылыш белән үтәргә тырышты.

Нефть һәм газ чыгару звеноларына сальникларның эчен, торбаүткәргечтәге фланец тоташтыргычның прокладкасын алыштырырга кирәк иде. Алар бурычны җилдән дә җитезрәк башкардылар дисәк, бер дә арттыру булмастыр. Скважиналарга җир асты ремонты ясаучыларның эше тагын да катлаулырактыр дигән фикер калды. Чөнки скважинаны ачып, аларга штангаларда насос төшерү өчен машинист белән дә яраклашып, бер команда булып эшләргә кирәк. Хәер, һәммәсенең эше катлаулы, зур җаваплылык, игътибар сорый торган. Нефть әзерләүчеләр, катлам басымын саклаучылар, электр белән эретеп ябыштыручылардан да осталык, тәҗрибә, үз эшләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белү, хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау, эш урынын дөрес оештыра белү таләп ителә. Шул чакта гына җиңүгә өмет итәргә була. Һәрбер участокта көрәш кискен барды. Бәйгедә катнашучыларга теория буенча да имтихан тотарга туры килде.

Ниһаять, бирелгән вакыт тәмамланды. Таләпчән жюри нәтиҗәләр чыгарган арада ярышта катнашучылар башка бригада, вахталарда эшләүчеләр белән аралашты, концерт карады, күңел ачты.

Дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Нефть һәм газ чыгару буенча звенолар арасында мастер Хәмзә Гафуров бригадасы - 6 нчы ЦДНГ операторлары Артур һәм Тимур Чумаковлар җиңү яулады. Скважиналарга җир асты ремонты ясау вахталары арасында беренче урын мастер Илнар Сафинның ПРС операторлары Юрий Малафеев, Илдар Сәлахов һәм АПРС машинисты Альберт Гайсин составындагы бригадасына бирелде. Нефть әзерләү сменалары арасында ЦКППН-2 ООУ операторы Андрей Корюшов, ЦКППН-2нең технологик җиһазлар ремонтлау буенча слесаре Вадим Кунгуров, ЦКППН-1нең химик анализ лаборанты Гүзәл Куряшова иң осталар дип табылды. Катлам басымын саклау звенолары арасында мастер Эдуарда Мәүлетбаев бригадасы - ППД операторлары Илһам Салихҗанов һәм Александр Кузнецов, электр белән эретеп ябыштыручылар арасында УПОдан Василий Штефан җиңүче булдылар. Аларга һәм икенче-өченче урыннарны яулаучыларга дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды.

Шушында ук тантаналы рәвештә "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең иң яхшы белгечләре - 2015" номинациясе буенча да бүләкләү уздырылды.

Алда җиңүчеләрне тагын бер зур сынау - башка предприятиеләрдәге хезмәттәшләре белән көч сынашу көтә. Әлмәтнефтьлеләр быел да сынатмаячакларын, беренчелекне үзләрендә калдырырга тырышачакларын белдерде. Уңышлар аларга!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Илһам Салихҗанов, ППД цехы операторы:

- Мин "Әлмәтнефть" идарәсендә 2004 елдан бирле эшлим. Һөнәри осталык бәйгесендә ун ел катнашам инде. "Татнефть" буенча I һәм II урыннар алганым да, төшеп тә калганым бар. Үзбезенең идарә буенча быел бишенче тапкыр җиңүче булдым. Шулай булса да бәйге алдыннан һәрвакыт каушата. Мондый бәйгеләрнең әһәмияте зур. Безгә яңа егетләр килеп тора. Алар бәйгеләргә әзерләнгәндә тагын да ныграк кызыксына, эш тәртибен яхшырак белә башлыйлар.

Артур Чумаков, ЦДНГ-6 операторы:

- Без игезәгем Тимур белән шулай ук бәйгедә дүртенче ел катнашабыз. Узган ел да беренче урын алган идек, быел да сынатмадык. "Татнефть" буенча үткәрелә торган бәйгедә әлегә катнашырга туры килмәде, резервта торабыз. Идарәдә бишенче ел эшлибез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең эштә иң мөһиме игътибарлы булу, кабаланмау, паникага бирелмәү, фикереңне туплый белү кирәк.

Андрей Корюшов, ЦКППН-2 ООУ операторы:

- Мин "Әлмәтнефть" идарәсенә моннан 4 ел элек политехникумны тәмамлаганнан соң килдем. Һөнәри остлык бәйгесендә узган ел икенче урын алган идем, быел җиңүче булдым. Җиңүгә омтылыш, команда белән эшли белү, бер-беребезне хәрәктләр буенча да яхшы аңлау беренче булырга ярдәм итте. Безгә һөнәри осталык бәйгеләре кирәк. Ул коллективларны тагын да берләштерә, киләчәккә максатлар билгеләүдә, карьера үсешендә зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса