Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнен бәйрәм иттеләр (+ФОТОЛАР)

Әлмәттә Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне иртәнге яктан ук билгеләп үтелә башлады. Объектлар ачу тантаналарыннан соң ул Сабантуй мәйданына күчте. Һава торышы да әлмәтлеләрне котлагандай, яхшырып китте, синоптиклар вәгъдә иткән яңгыр да туктап торды. Бәйрәм башланырга билгеләнгән сәгатькә кадәр шактый вакыт булуга да карамастан, Мәйдан гөрли иде инде.

"Татнефть" карамагындагы һәр предприятие үз почмагын булдырган. Һәммәсендә җыр яңгырый, сәүдә бара. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар аларның кайберләре белән танышты.

Мәйданда бәйрәм сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды. Ул ветераннарны узган елларына алып кайткандыр. Беренче нефть фонтаны аткан еллар, сугыш чоры. Менә шундый авыр елларда зур нефтькә юл салына. Әнә аларның тырыш хезмәтләре белән яуланган Кызыл байраклар зур бер колоннага сузылган. Бүгенге буын нефтьчеләр алар тарафыннан булдырган традицияләрне саклый, арттыра. Компания төркеменә кергән предприятие алдынгылары парадын спартакиадада җиңүчеләр, булачак нефтьчеләр, яшь спортчылар, сәләтле балалар алыштыра торды.

- Бүген нефть-газ сәнәгате илебезнең, Татарстанның икътисади нигезен тәшкил итә. Әлеге сектор төп табыш базасын формалаштыра. Безнең тормыш дәрәҗәсен формалаштыра. Дөньядагы, илдәге авыр ситуациягә дә карамастан, нефтьчеләр, газчылар, нефть химиясендә эшләүчеләр безгә планлаштырган барлык социаль программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бүген Әлмәтне карадык. Искиткеч шәһәр, яңа парклар, балалар бакчалары ачыла. Нефтьчеләргә, газчыларга ихластан зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде үзенең котлау чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов кризис чоры булса да, җитештерүчәнлекне арттыра барулар искәртте. Район җитәкчелеге дә әлмәтлеләр исеменнән төбәк үсешенә ярдәмнәре өчен республика лидерына һәм "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.

Россиянең һәм Татарстанның танылган артистлары Игорь Николаев, Фирдүс Тимаев, Эльмира Сөләйманова әлмәтлеләргә һәм кунакларга матур җырларын бүләк иткән арада ипподромда ат чабышлары барды.

Кичке якта бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркка күчте. Бу минутларда Нефтьчеләр мәйданында алма төшәрлек тә урын юк. IОWA төркеме чыгышы астында барган яшьләр дискотекасы 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса