Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә наркотиклар сатучылар фаш ителгән

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның Әлмәт районара бүлеге начальнигы Илфат Зәйтүнов наркотикларга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында интернет сатуларга була бу өлкәдә хәлнең киеренке булуын белдерде.

Замана технологияләре алга китү сәбәпле бүген наркотиклар әйләнешенең 80 % ы интернет аша бара. Әмма алай да наркотиклар сатучыларның эзләренә төшеп торалар. Агымдагы елның биш аенда, мәсәлән, агу белән сату иткән биш кешене тоткарлаганнар. Араларында яшьләрнең булуы аеруча борчуга сала.

Тулаем алганда, быел наркотиклар белән бәйле 104 җинаять фаш ителгән, аларның 23 очрагы сату белән бәйле. Ел дәвамында уздырылган төрле акцияләрнең дә бу очракта файдасы тия икән. Мисал өчен, март аенда узган «Агу белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит» дигән ункөнлектә ышаныч телефонына 45 мөрәҗәгать булган. Апрельдә «Россия балалары» ведомствоара профилактик акциясе кысаларында 15 нче мәктәп укучылары наркотикларга тикшерү узган. Шөкер, кулланучылар ачыкланмаган.

Бүген районда якынча 23 мең укучы исәпләнсә, аларның 9 меңнән артыгы риск төркеменә керә. Наркотиклар кулланып исәптә торучылар да юк түгел.

- Бүген төп җаваплылык мәктәп һәм укытучылар җилкәсендә ята.

Атнасына бер тапкыр булган сыйныфтан тыш чаралар, ата-аналар белән җыелышлар уздыру гына аз. Күпме ата-ана гына бүген мәктәпләргә йөреп үз баласы белән кызыксына? Профилактик чараларны бер системага салып, ныклап алып барырга кирәк. Әлеге көрәштә кырыс контроль булдырганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса