Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә музейда үзенчәлекле флешмоб булды [+ФОТОЛАР]

«Технорама» фән һәм техника музеена килүчеләр популяр саналган флешмобка кушылдылар.

Флешмоб «Манекен-Челлендж» дип атала. Аның эчтәлеге шуннан гыйбарәт, кешеләр нинди урыннарда булуларына карамастан, флешмоб игълан ителү белән шул позада хәрәкәтсез катып калалар. Читтән карганда, алар манекеннарны хәтерләтә. «Технорама»да флешмобта катнашучылар башта бу хакта белмәүчеләрне сәерсендерде. Кемнеңдер ботинка бавын бәйләгәндә чүгәләгән килеш, икенчеләренең экспонатлар каршында яисә бер-берсе белән аралашканда биш-ун минут чамасы шулай селкенмичә торуларына карап, моның флешмоб икәнлеген аңлап, башкалар да кушылды.
- Безгә бик ошады, - диде флешмобка кушылган 4 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучылары Валерия, Михаил, Лилиана. - Гомумән, «Технорама» - безнең яраткан урыныбыз ул. Монда бишенче тапкыр килүебез. Килгән саен үзебез өчен берәр файдалы яңалык ачабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса