Әлмәттә музей төнлә дә эшләячәк
Туган якны өйрәнү музее һәм картиналар галереясының Халыкара музейлар көненә багышланган уртак проекты республиканың көньяк-көнчыгышында тәүгесе булды.
Дөньяның күп кенә музеенда үткәрелә торган "Музейда төн" чарасы нефтьчеләр башкаласына да ят түгел. Быел ул Мәдәният елына багышлап 17 майда уздырылачак. Кичке алты сәгатьтән 11 гә кадәр төнге музейда булучыларга төрле мастер-класслар, күргәзмәләр, концерт һәм башка мавыктыргыч чаралар тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа