Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы дәвам итә
24 санлы мәктәп спорт залында муниципаль хезмәткәрләренең II спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышлары үтте.
Анда 30 дан артык хезмәткәр көч сынашты. Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында 1 урынны Артур Миннәхмәтов (район башкарма комитеты командасы) алды. 2 урында Геннадий Золкин (идарәләр командасы). 3нче урын Родион Карповка (идарәләр командасы)
Хатын-кызлар арасында 1 урында Чулпан Фәйзуллина (башкарма комитет), 2 урында Людмила Субботина (авыл башлыклары командасы), 3 урынны Ирина Шаргина (авыл башлыклары) алды. Гомумкоманда беренчелегенә авыл башлыклары командасы лаек булды. 2 урында идарәләр командасы. 3 урынны район башкарма комитеты командасы били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа