Реклама
Полиция хезмәткәрләре көн дә җинаятьләрне ачып тора. Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов хәбәр иткәнчә, узган атнада гына да безнең җирлектә тагын 15 җинаять эше кузгатылган. Араларында наркотик матдәләр белән тотылучылар да бар.
Шуңа да карамастан, җиңел кәсеп белән көн күрүчеләр кара эшләрен дәвам итә. 13 октябрьдә, мисал өчен, патруль-служба хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән, 1971 елгы ир-аттан 1,80 грамм мәк саламы экстратын табалар. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган. Әле шушы көннәрдә генә полиция хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән булган 32 яшьлек ханымнан да мәк саламы экстратын тапкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы