Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә милли туйлар фестивале узды [+ФОТОЛАР]

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Сабантуй белән туры килде.

Яшь бәйрәм ул 8 июль. 2008 елда бөтен илдә игълан ителгән гаилә елы уңаеннан, Дәүләт Думасы депутатлары гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен булдырып, аны уздыруны матур бер гадәткә кертеп җибәрә. Елдан-ел аның популярлыгы артып, бәйрәм үрнәк гаиләләрне олылау кысаларында гына калмыйча, киңәеп, тагын да кызыклырак итеп оештырыла. Быелгы дата исә Әлмәт сабантуена туры килде. Шунлыктан төп бәйрәм чаралары да мәйданда узды.

Берничә милләт халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган фестивальгә шактый кеше җыелды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин мәртәбәле кунаклар белән 25 ел бергә гомер кичергән, күпбалалы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру да шушында узды. Шулай ук 8 июль көнендә никахларын теркәгән парга Кырымга сәяхәт бүләк итте ул. Әлеге бәйрәм турында тулырак газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса