Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә микрорайоннарда җыелышлар бара [+ФОТОЛАР]

Кичә территориаль иҗтимагый Советларында отчет җыелышлары башланды.

Халык алдында 1 һәм 15 нче ТОСлар хисап тотты. 1 нче ТОСның 2015 елга йомгак ясаган җыелышында 6 проблемалы сорау күтәрелгән булган. Алар чишелгән. Быелның 7 аенда 1 нче ТОСның баш предприятиесе "Система-Сервис" һәм ТОС составындагы башка предприятиеләр тарафыннан территорияне төзекләндерүгә, шефлык ярдәме күрсәтүгә, мәдәни-масса һәм спорт чаралары уздыруга 4 миллион 200 мең сум акча тотылган. Әлеге сумманың 4 миллионы "Татнефть" тарафыннан бүленгән. Киләсе елда Ленин урамындагы 103 нче йорттан алып 111 нче йортка, 85 нче йорттан алып Нефтьчеләр урамына кадәрге һәм Шевченко урамындагы 90 нчы йорт ишегалдына асфальт җәю планлаштырыла.

15 нче ТОС территориясе үз эченә Техснаб, Нефтебазаны ала. Быел "Татнефть" төзекләндерү эшләре өчен 15 нче ТОСка 500 мең сум акча бүлеп биргән. Әлеге акча кайбер урамнарда юлларны ремонтлауга, кече архитектура формаларын тәртипкә китерүгә тотылган.
Җыелышта чыгыш ясап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов әлмәтлеләрне шәһәрдә алып барылган ремонт эшләре белән таныштырды, программаларның ничек тормышка ашырылуын бәян итте. Аның әйтүенчә, бүген ТОСларда төзекләндерү эшләре тәмамланган. Һәрвакыттагыча, "Татнефть" зур өлеш керткән.

Участковый Василий Федоров 6 айда әлеге ике ТОС биләмәләрендә 38 җинаять кылынуын хәбәр итте. Аның 38 е ачылган. Хокук тәртибен бозучыларга 418 административ беркетмә төзелгән.

Җыелышта алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров та катнашты. Ул һәм төрле служба җитәкчеләре микрорайонда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Халыкны иң борчыганы торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар, хезмәт сыйфатлары иде. Актив кешеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса