Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә май тикшерәләр

Кибет киштәләрендә тезелеп киткән ак майларны тикшерү дәвам итә. Чираттагы рейдта без дә катнаштык һәм сәүдә ноктасында урнаштырылган приборның чын май белән ялганын ничек ачыклаганын үз күзләребез белән күрдек.

Әлеге төр азыкка шуның кадәр игътибар бирелүнең сәбәбе дә бар - сәүдә нокталарында пальма һәм үсемлек майлары кушылып ясалганнарын атланмай дип сату очраклары күзәтелә. Кулланучылар базарындагы мондый хилафлыкларны кисәтү һәм бетерү буенча эш бара Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәттә ялган сөт продуктларына контрольлек итү өчен эшче төркем төзелде. Район башкарма комитетының сәүдә бүлеге, Роспотребнадзор, дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекләре вәкилләре сәүдә челтәрендә нинди азык-төлек сатылуын тикшерү максатыннан даими рәвештә контроль чаралар уздыра. Бигрәк тә түбән бәядәге ак майга игътибар бирелә. «Сыйфатлы, чын атланмай түбән бәядә була алмый», ди белгечләр.

Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика сәүдә челтәрләрендә төрелеп сатыла торган ак майларга ясалган дегустация тикшерелгәннәрнең барысының да кулланырга яраклы булмавын күрсәткән. Экспертлар хөкеменә ун төрле май куелган. Арада үзебезнең җирлектә җитештерелә торганнары да, башка төбәкләрдән кертелгәннәре дә бар. Дүрт үрнәккә лаборатория кулланырга ярамый дигән тамга салган. Аларның барысы да башка регионнардан китерелгәннәр.

Узган рейд вакытында район башкарма комитеты җитәкчесенең иътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов кибетләргә майның чынмы, ялганмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итүче аппарат кую өстендә эш алып барыла дигән иде. Җомга көнне эшче төркем Нефтьчеләр урамында урнашкан эре сәүдә үзәген тикшерде. Бу көнне сатып алучылар сатып алган майларын шушында ук бушлай тикшереп карый алды. Сөт азыклары җитештерүче компанияләрнең берсе ак майга үсемлек мае кушылганмы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче махсус аппарат урнаштырган иде. "Филин" люминоскопы сыер маенда үсемлек майлары бармы икәнен тиз ачыкларга ярдәм итә. Һәркем урында ук сатып алынган продуктның аңа пальма мае кушылмаганлыгын яки киресенчә булуын күрә алды. Без, журналистларга да атланмайны тикшереп күрсәттеләр. Ике төрле каптан берәр кисәк май алып аларны аппаратка тыктылар. Ультрашәмәхә нурлар астында чын май аксыл-саргылт булып янды. Пальма мае кушылганы исә зәңгәрсу төс алды.

Эшче төркем мондый контроль чараларның алда да дәвам итәчәген белдерде. Әлмәтнең супермаркетларында һәр атнаның җомгасында ак майларның сыйфатын тикшерү буенча акция уздырылачак.

Безнең киңәш

Майның кабы бөгәрләнгән, ертык, тишек, ярык булырга тиеш түгел.

Тиз бозыла торган әйберләргә аеруча игътибарлы булыгыз. Аларның яраклылык вакытын һәм дөрес саклау кагыйдәләрен укыгыз.

Яраклылык вакытын кибеттә ябыштырылган этикеткадан түгел, җитештерүченең язуыннан карагыз.

Җирле азык-төлеккә өстенлек бирергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса