Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Май бәйрәме эстафетасы үтте [+ФОТОЛАР]

1 Майны бәйрәм иткән көнне һәр елны эстафета да оештырыла.

Әлмәттә ул 1959 елдан бирле уздырыла. Быелгы эстафета 59 нчы тапкыр үткәрелде. Старт сызыгына басар алдыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрдә спортны үстерү буенча зур эш алып барылуын ассызыклады. Ул ГТО нормасын «алтын»га тапшырган кайбер укучыларга махсус билгеләр тапшырды. Тантана барышында авыл җирлекләре ветераннар оешмаларында 38 велосипед тапшырылды. 
Эстафета берничә этапта узды. Укучыларны студентлар, предприятиедә хезмәт куючылар алыштыра торды. Финиш сызыгына кызлардан 7 нче, малайлар арасында 17 нче мәктәп командалары беренче булып басты. Урта махсус уку йортлары арасында кызлардан физкультура көллияте, егетләрдән политехникум командалары җиңүче булып танылды. Югары ук йортлары арасында нефть институы командасы беренче булды. Предприятиеләрдән иң җитезе булып УТНГПлылар танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса