Реклама
Узган ел полиция бүлегенә машинадан әйберләрен урлаулары турында 85 гариза, ә гаражларына үтеп керүләре хакында 45 гариза язылган булган. Быел инде транспорт чараларыннан 11, гаражлардан 5 тапкыр урлау теркәлгән.
Мәсәлән, 28 февраль көнне 26 яшьлек әлмәтле үзенең йорт каршында калдырылган ватык машинасыннан автомагнитола һәм запас частьлар урлаулары турында хәбәр итә. Шушы ук көнне 66 яшьлек пенсионер гаражыннан кирпеч кладканы сүтеп керүләрен һәм аннан флягалар, азык-төлек чәлдерүләрен әйтә. 24 яшьлек кызның да өй янында калдырылган машинасыннан аккумуляторын салдыралар. Түбән Мактамада яшәүче 33 яшьлек ир-ат та караклардан зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+