Реклама
Район торак фондында 185 йортта 641 пассажирлар лифты эшли.
Агымдагы елның 1 гыйнварына 102 лифт заманча курынычсызлык таләпләренә туры килми дип табылган. Алар тиешле срокны үтәгән, ягъни 25 ел кеше ташыган җиһазлар. Башкарма комитетның карары белән 2016-2018 елларда 95 лифтны алыштыру планлаштырылган. Аларның 36 сы быел, 29 ы киләсе елда яңартылачак. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов искәрткәнчә, капиталь ремонт исемлегенә кермәгән куллану вакытлары чыккан лифтларга февраль аенда аларның яраклылыгын тикшерү буенча анализ уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+