Әлмәттә "Үлемсез полк" формалаштырыла
Шул сәбәпле әлмәтлеләр Россия һәм элеккеге СССР илләрендә барган зур акциядә катнаша ала.
Бу иҗтимагый акция Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләнә. Аның барышында фашизмга каршы көрәшкән сугышчыларның фотосурәтләрен туплап Бөек Җиңү көнендә үзәк урамнан үтү планлаштырыла.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Барлык сораулар буенча Яшьләр үзәгенә №22 кабинетка мәрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 45-51-62.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia