Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә кышын суга баткан малайның гәүдәсе табылган

Узган елның 22 декабрендә 9 яшьлек малай иптәше белән Зәй елгасы өстендәге боз буйлап барганда суга егылып төшкән иде.

Водолазлар ул чакта малайны бик озак эзләсәләр дә, таба алмадылар. Суга баткан баланың гәүдәсе шушы көннәрдә шәһәр сусаклагычыннан табылды. 19 апрель кичендә бер балыкчы бердәм дежур-диспетчерлык службасына бу хакта хәбәр итә. Малайны туганнары таныган.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250