Әлмәттә «Кванториум» өй туена әзерләнә
Район башлыгы Айрат Хәйруллин «Кванториум» балалар технопаркында булып, төзелеш-ремонт эшләре барышы белән танышты.
Урында узган киңәшмә барышында бинаның түбәсен җылыту, вентиляция, фасад ясау, кирәкле җиһазлар кайтаруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. «Кванториум» 4 мең квадрат метр мәйданны алып тора һәм 4 катлы бинада урнашачак. Биредә Мәскәүдә белем эстәп кайткан АГНИ һәм Книту-КАИ укытучылары тарафыннан инженерлык сәләте һәм фәнни хезмәт белән кызыксынучы балаларга һәм яшүсмерләргә өстәмә белем биреләчәк. Технопаркны ачу якынча февраль урталарына билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа