Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Куркынычсыз шәһәр» программасы буенча куелучы домофоннарга тариф

Подъездларга урнаштырылучы домофоннар, видеокүзәтүләр уңаеннан газета укучыларыбыз сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Һәркем түләүләр артмас микән дип борчыла. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты безгә аңлатма бирде.

Әлеге программа җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, тәртип булдыру максатыннан быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә куелган иде. Домофоннарга хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзүче барлык идарәче компанияләргә бердәм таләп куелды: модернизацияләнгән домофоннар фатирларга ашыгыч һәм социаль хәбәр җиткерә, 112 хезмәтен чакырырга мөмкинлек бирә торган һәм видеокүзәтү функцияләренә ия булырга тиеш. Программада әлеге барлык системаларның да подряд оешмалары тарафыннан сатып алынырга һәм хезмәт күрсәтелергә тиешлеге дә әйтелгән.
Бүген «Куркынычсыз шәһәр» программасына күпфатирлы йортларның яртысыннан артыгы тоташтырылган. Идарә итүче компания программага таянып, автомат рәвештә бикләү җайланмасына (АЗУ) хезмәт күрсәтү буенча теләсә нинди домофон компаниясе белән килешү төзи ала. Тариф квадрат метрдан 39 тиен тәшкил итә. Ул безнең кваитанциягә «Торак биналарга агымдагы ремонт һәм АЗУ» пунктына кертелгән. Мисал өчен, фатир мәйданы 50 кв.м икән һәм без элек бу пункт буенча 100 сум түләгән булсак, хәзер 119,5 сум түләячәкбез. 19 сум 50 тиен аерма домофон өчен түләү булып чыга. Видеокүзәтү яки башка хезмәтләр өчен аерым акча җыелырга тиеш түгел, чөнки бу хезмәтләр АЗУга хезмәт күсәтү тарифы кысаларында күрсәтелә.
Без нәрсә отабыз? Өй яны территориясе даими видеоконтрольдә булачак. Камера домофон панеленә урнаштырыла һәм видеорегистраторга тоташтырыла. Вәкаләтле органнар интернет аша видеорахивны карый ала.
Подъездга барлык кергән-чыккан кеше язылып бара. Берәр нәрсә була калса, ул «кайнар эз»дән тикшерү белән тәэмин итә. Сүз уңаенда, әлеге система ярдәмендә тиз арада җинаятьләр ачыла башланды инде.
Икенчедән, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, мәсәлән, янгын, йортта яшәүчеләргә бу хакта домофон трубкасы аша хәбәр итәргә мөмкинлек була. Яңа функция бигрәк тә төнлә файдалы, ди белгечләр. Ник дигәндә, статистика буенча кешеләр нәкъ шушы вакытта янгыннан күбрәк зыян күрәләр.
Шулай ук кышын кар җыючы машинага сезнең транспорт чарасы комаучалык иткәндә яки җыелышка чакырып та хәбәр җиткерүләр булырга мөмкин. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, телефоннар утыра яки эшләми башлый. Мондый очракларда домофон панеле аша 112 не җыярга була.
Яңа техник система моңа кадәр торган домофонны монтажлап ясала. Фатирларда бернәрсә дә урнаштырылмаячак һәм өйдәге трубкалар да, ачкычлар да алыштырылмый. Иске ачкычларның һәммәсе эшләячәк. Ә менә «вездеход» дип йөртелгәннәрен идарәче компанияләр гадәти ачкычларга бушлай алыштырырга тиеш.
Хәбәр ителгәнчә, «акыллы» домофоннар кую эше дәвам итә. Программа буенча ике ел эчендә 2313 система урнаштыру планлаштырылган. Мондый домофоннар куелган йортларда яшәүчеләр аның иң беренче чиратта безнең иминлекне кайгыртуын яхшы аңлап, проектның кирәклеген билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса