Әлмәттә күпбалалы гаиләләрне зурладылар [+ФОТОЛАР]
15 май - Халыкара гаилә көнендә күпбалалы, тәрбиягә бала алган, тумыштан гарип бала тәрбияләүче гаиләләрне олылау матур бер традициягә әверелеп бара. Быел да аны үзәк парк сәхнәсендә җырлы- биюле тамаша белән уздырып җибәрделәр.
Һәр елдагыча бирегә күпбалалы гаиләләрне, башкаларга үрнәк булган сабыр яшь парларны чакырганнар иде.
Әлмәт районында бүген 24 345 гаилә исәпләнә. Аларда 40 меңнән артык балигъ булмаган балалар тәрбияләнә. 1700 дән артык гаилә күпбалалы санала. 356 бала уллыкка алынган, 65 сабыйны исә асрамага алганнар. Аерым игътибарны физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар язмышына бирергә кирәк. Ә андыйлар саны бездә байтак - 615 гаилә гарип, инвалид, авыру бала карый. Менә кемнәргә иң элек сокланырга һәм ярдәм итәргә кирәк! Район башлыгы урынбасары Алексей Грушин да үзенең котлау чыгышында шуңа басым ясады.
Сәхнә түренә чыгып, спонсорлар әзерләгән бүләкләрне алучы гаиләләр хактан да язуга да, олы рәхмәткә дә лаеклылар иде. Җиде балалы Хамраевлар, физик мөмкинлекләре чикле булган авыру оныкларын тәрбияләүче Абросимовлар, 25 ел бергә яшәп, быел көмеш туйларын билгеләп узучы Дарзимановлар, ялгызы өч бала үстерүче Бекбулатовлар - һәммәсен алкышларга күмделәр.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia