Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күпбалалы гаиләләр проблемасы чишелә

Өченче балалары туган гаиләләргә дәүләт программасы буенча җир участоклары бирелә. Әлмәттә бүгенгә 1600 гаилә җир участогы алган.

Кайберләре йортларын җиткергән, икенчеләре төзи генә башлаган. Әлбәттә, йортта яшәү өчен коммуникацияләрнең , юлларның да булуы кирәк. Юл проблемасы күпләрне борчый. Түбән Мактамада йорт җиткерүче күпбалалы гаиләләр район башлыгына да мөрәҗәгать иткән. Сорау контрольгә алынган. Юлга вакт таш җәелгән. Айрат Хәйруллин бистәгә барып юл торышын үзе карады, халык белән аралашты. Юл булгач, төзелүче йортлар саны да арта төшкән. Хәзер инде газ сузасы, урамга яктырткычлар куясы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса