Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә коронавирусның таралуына юл куймау өчен нинди чаралар күрелә?

Әлеге тема шәһәр активы белән онлайн режимда булып узган эшлекле киңәшмәдә тикшерелде. Район башлыгы Тимур Нагуманов барлык җитәкчеләргә санитар-эпидемиологик режим таләпләрен сакларга кирәклекне җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов районда коронавирус очраклары булмавын билгеләде. Аны булдырмау өчен шәһәрдә һәм районда төрле чаралар күрелә. РФ Президенты указы белән киләсе атна ял көннәре дип игълан ителде. Эшләми торган атна режимы тормыш яшәешен тәэмин итүче барлык структураларга, кибетләргә, даруханәләргә, банклар һәм транспортка, хөкүмәт органнарына кагылмый.

28 марттан барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылды. 26 марттан эчке эшләр органнары белән берлектә 22.00 сәгатьтән эшчәнлекне чикләү таләпләрен тикшерү максатыннан күңел ачу үзәкләре буенча рейдлар уздырыла башлады.

28 марттан алып 1 июньгә кадәр санаторий, пансионат, ял йортлары, балалар лагерьларына кабул итү туктатылды. Массакүләм ял итү объектларында тау чаңгысы трассалары ябылды. Аларны броньлау да кичектерелде.

Мәктәп каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтылды. Ялдан соң укучылар дистанцион укулар режимында белем алачак. Читтән торып уку өчен шартлары булмаган гаиләләр өчен дежур төркемнәр, сыйныфлар оештыру планлаштырыла. Дәресләр вакыты кыскартылачак. Бу мәсьәләгә алга таба төгәллек кертү көтелә. Балалар бакчалары элеккечә эшләүләрен дәвам итә, әмма Марат Гыйрфанов әти-әниләрне мөмкинлектән чыгып, өйдә калдыру ягын карауны сорады. Югары һәм урта уку йортлары тулаем дистанцион укуларга күчерелде.

Мохтаҗларга беренчел әһәмиятәге товарлар илтү буенча эш оештырылган. Волонтерлар шулай ук коронавирус таралган илләрдән кайтып, бүген үз-үзләрен изоляцияләгән кешеләргә көн саен шарлтыратып, сәламәтлекләре белән кызыксына. “Татнефть” компаниясе битлекләр тегү һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү эшчәнлеген оештырып җибәрде.

Чит илләрдән кайткан гражданнарга карата Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау идарәсе, башкарма комитет, эчке эшләр органнары вәкилләре тарафыннан тиешле чаралар күрелә. 10 көн эчендә алар коронавируска тикшерү уза һәм үз-үзләрен изоляцияли. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган 50 ләп төркем көн саен чит илдән кайтучыларның карантинны бозу-бозмауларын тикшерү өчен өйләренә баруны оештыра. Мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр комитеты хезмәткәрләре - волонтерлар да тикшерү чаралары уздыра. Карантинны бозучыларга карата бүген административ җаваплылык каралган.

27 марттан җәмәгать транспорты эшчәнлеге графигы да кыскартылды. Аларның хәрәкәт итү расписаниесе Әлмәт транспорт идарәсе һәм АПОПАТ

сайтларына урнаштырылган. Бу үзгәрешләр торак пунктларына йөрүче автобусларга да кагыла.

Шәһәр службаларының кайберләре казарма режимы шартларында эшләүгә күчерелә.

Марат Гыйрфанов өйдән чыкмаска, аралашуларны чикләргә кирәклеккә аеруча басым ясады. ТР Хөкүмәте тарафыннан кертелгән махсус режимны бозган өчен җитәкчеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса