Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә коммуналь хезмәтләргә бәя ике тапкырга арта?!

Агымдагы елның 1 июленнән торак коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрәчәк. Билгеле, кимү ягына түгел, тагын артачак.

Яңа бәяләр 2016 елның июленә кадәр гамәлдә булачак. Җылылык өчен гигакалорий бәясе 8,8%ка, җылы суга - 11, салкынга- 2 % ка артачак. Электр энергиясе 7 % ка артыр дип көтелә.

Газ өчен бәя тарифлар буенча федераль хезмәт приказы чыккач билгеләнәчәк. Аны инде хәзер үк 7,5 % ка атыр дип уйлыйлар. Тулаем алганда, 2014 ел белән чагыштырганда ТКХ өчен бәяләр ике тапкыр артачак. Әмма инфляция чиген узып китмәскә тиеш. Ә республика буенча бәяләр 9 % тан артырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса