Әлмәттә кое капкачларын урлыйлар
Әлмәттә соңгы вакытта кое капкачлары, люклары югала башлаган. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин металл кабул итүче барлык пунктларны тикшерергә күрсәтмә биргән.
Атна дәвамында тугыз пункт тикшерелгән. Әмма люк тапшыручылар ачыкланмаган. "Димәк, күрше районнардагы пунктларга тапшыралар. Аларга мондый материалларны кабул итмәүләорен сорап мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк", - диде Айрат Хәйруллин дүшәмбе киңәшмәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia