Әлмәттә кәҗәләр арткан
Бу хакта Әлмәт районы дәүләт статистикасы бүлегендә хәбәр итәләр.
1 нче июльдән 15 августка кадәр Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе узды. Чара барышында илнең барлык регионнарында, шул исәптән, Татарстанда да барлык авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, авыл һәм шәһәр җирлегендәге шәхси хуҗалыклар исәпкә алынган. Әлмәт районында да бу эш ярыйсы ук оешкан төстә башкарылган.
- Әлеге җаваплы эш безнең өчен июньдә үк башланган иде. Районыбызның зур булуына бәйле рәвештә, сан алучыларга эш тә күләмле булды. Район шәһәр белән берлектә барлыгы 7 участокка бүленде. Аларда 41 кеше эшләде, - ди Әлмәт районы буенча дәүләт статистика бүлеге начальнигы Светлана Васильева.
Кагыйдә буенча, 500 гә чаклы шәхси хуҗалык теркәлгән торак пунктларда һәрбер тавык, кәҗә, сарык һәа башка терлек, эшкәртелә һәм эшкәртелми торган җир күләмен, күпме мәйданда яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка азык-төлек культуралары үстерелүе хакында тулы мәгълүматлар җыелды. Ә менә 500 дән күбрәк булган хуҗалык булган авыл һәм бистәләрдә - Түбән Мактама, Тихоновка, шәһәрнең шәхси йортлар урнашкан секторында компьютер программасы нигезендә очраклы сайлап алынганнары гына «саналды».
- Сан алучыларның мәгълүматлары буенча моннан ун ел узган авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясеннән соң шәһәрдә күбрәк кошчылык белән шөгыльләнүчеләр теркәлгән. Әлбәттә, сирәк булса да мөгезле эре терлек тотучылар да, кәҗә асраучылар арткан. Район буенча мөгезле эре терлек саны кимүе, кулланылмый торган җирләрнең артуы күзәтелә, - ди Әлмәт районы дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа