Реклама
Көннәрнең җылытуы кайбер урыннарда күлдәвекләр хасил булуга китерде. Шуларның берсе эчке эшләр бүлеге яныннан аска таба баскычтан төшкән урында.
Биредә язын-көзен, җәен яңгырлы көннәрдә газон таптап әйләнеп узарга туры килә. Су җыелудан тыш әлеге җирдә бик еш кына тәмсез исләр дә тарала. "Әлмәт таңнары"на бу хакта әйтеп шалтыратучылар да байтак.
- Без бу проблеманы беләбез. Быел Татарстанда Сусаклагыч зоналар елы дип игълан ителде. Җәен шәһәр күле һәм аның тирәсе чистартылачак, аңа агучы пычрак суларның барлык чыганаклары ачыкланып, алар бетереләчәк, - дип аңлатма бирде районның экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Айнур Исхаков әлеге мәсьәләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+