Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кече яшьтәгеләр арасында суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге ачылды

Шимбә көнне балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә кече яшьтәгеләр арасында суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге ачылды. Әлеге уңайдан оештырылган тантанада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.

Әлмәткә Россиянең төрле почмакларыннан - Төмән, Саранск, Саров, Екатеринбург, Калининград, Мурманск, Киров, Липецк, Оренбург, Воронеж, Коряжма, Ростов-Дон, Смоленск, Кострома, Ярославль һәм башка шәһәрләрдән килгән барлыгы 20 дән артык команда үзләренең ясаган судно модельләрен тәкъдим итте. Алар арасында моңа кадәр төрле бәйгеләрдә катнашучылар байтак иде. Татарстан данын ике команда - әлмәтлеләр һәм Балык Бистәсеннән килүчеләр яклады. Россия беренчелеген ачуда чыгыш ясап, министр: "Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, суднолар төзү заводы булган Зеленодольск командалары кайда? Киләсе елда республика күләмендә дә мондый ярыш оештырырга уйлыйбыз һәм анда 43 муниципаль районнан да командалар катнашыр дип өметләнәбез", - дип әйтеп куйды.

Россия беренчелеген уздыру өчен Әлмәтнең сайлануы юкка түгел. Шушы ук көнне бездә "Балаларның техник иҗаты үсеше: проблемалар һәм перспективалар" темасына республикакүләм семинар да үтте.

- Сездә яшь техниклар станциясе уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Әлмәттә балаларның техник иҗатын үстерү буенча саллы гына тәҗрибә дә, уңышлар да бар. Әлеге эш нәтиҗәле үсештә. Бүгенге семинарда моны башкаларга да күрсәтәсебез килде, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Сафина. - Республика буенча алганда балалар күпчелек физкультура-спорт, актерлык осталыгы, театраль сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләргә өстенлек бирә. Техник иҗат белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Семинарның максаты - муниципаль органнарны бу юнәлешкә зур игътибар бирергә чакыру. Техник иҗатның юнәлешләре күптөрле, әлбәттә. Яшүсмерләр картинг, радио спорты белән кызыксына. Фанат педагоглар булган җирдә балалар судно, авиация модельләрен ясый. Без аларның үстерелүен телибез.

Министр Россия беренчелегенә килүчеләрнең судно модельләре белән танышып чыкты, балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә оештырылган техник иҗат музеенда булды, биредәге Пионерия бүлмәсен, Табигать йортын, бассейнны һәм башкаларны карады. Балалар Думасында укучылар, форсаттан файдаланып, сорауларын бирергә ашыкты. Алар нигездә БДИга кагылышлы иде.

Семинар 10 нчы мәктәп базасында узды. Җитди сөйләшүгә күчкәнче Энгель Фәттахов һәм кунаклар мәктәптә техник иҗат үсеше буенча алып барылган эш белән таныштылар һәм, әйтергә кирәк, канәгать калдылар.

Пленар өлештә яңгыраган чыгышларда проблемалар күтәрелде, балалар һәм яшьләрнең техник иҗаты үсеше ресурсы буларак, сәнәгать предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, социаль партнерларны җәлеп итүгә игътибарны арттыру зарурлыгы билгеләп үтелде. Шушында ук "Дәрестән соң мәктәп" грант ярдәме бәйгесенә старт бирелде. Әлеге проект кысаларында фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыклары төзүгә гаризалар сайлап алына. Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча грантка ия булучыларга җиһазлар сатып алу өчен субсидия рәвешендә акча күчереләчәк.
Суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге нәтиҗәләре белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250