Җәмгыять
Әлмәттә карлы көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явачак. Көндез явым-төшемнең кимүе көтелә. Аерым районнарда буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимү ихтималы да бар. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 15-16 метрга кадәр җитүе күзәтеләчәк. Төнлә һәм иртән томан төшүе да фаразланыла. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.
Һава температурасы төнлә һәм иртән 4-9 градус салкын булачак. Аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта.
Әлмәттә да кар ява, буран булу ихтимал. Һава температурасы 5-7 градус салкын булачак.
20 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлеген дәвам иттерә. Кар ява, урыны белән буран күзәтелә. Һава температурасы 11 градус чамасы салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса