Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә КАМАЗ «СЦ-3» сервис үзәге ачылды

Әлмәттә КАМАЗ «СЦ-3» ҖЧҖ сервис үзәге ачылды.

Чакырылган кунаклар арасында "КАМАЗ" ААҖ, "Татнефть" ААҖ вәкилләре һәм башка рәсми затлар бар иде. Район башкарма комитетыннан тантанада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты. Ул сервис үзәге җитәкчеләрен ачылулары белән котлады, предприятиенең эше шәһәргә файдага булыр дигән өмет белдерде.

Сервис үзәге диагностика һәм техник хезмәт күрсәтү, автомобильләрне, төрле узелларны ремонтлау эшләрен башкарачак. Иң мөһиме, монда КАМАЗ автомобильләренә оригиналь запчастьлар алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса