Әлмәттә җитәкчеләр алышынып тора. Тагын яңа җитәкче [+ФОТОЛАР]
Бүген ветераннар советының IX отчет-сайлау конференциясе булып узды.
Анда Казаннан, тирә-як районнардан да бик күп кунаклар килгән иде. Конференциядә ветераннар советының яңа рәисе дә сайланды. 14 ел буе әлеге вазифаны башкарган Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов адресына күпсанлы рәхмәт сүзләре белдерелде. Сугыш ветеранына киләсе елда 90 яшь тула. Ул эстафетаны Василий Самойловка тапшырды. Әлмәт районы ветераннар советы рәисе итеп Василий Иванович Самойлов бертавыштан сайланды.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia