Әлмәттә ишегалларына өстәл сорыйлар
Район башлыгына кайбер йортларда яшәүчеләр ишегалларына өстәлләр куюларын сорап мөрәҗәгать итте.
Элек алар биредә булган. Әмма хәмер эчеп утырулар, яшьләрнең төннәр буе җыелышып шунда шаулашулары башлангач, халык соравы буенча алынган. Хәтта кайбер ишегалларында эскәмияләрне бетерүгә кадәр барып җиткәннәр. Айрат Хәйруллин ишегалларына өстәлләр урнаштырмаячакларын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа