Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җинаятьчел төркем тоткарланды

Алар атнасына 150-250 мең сум акча эшләгән.

Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш буенча Әлмәт бүлегенә 25 яшьлек әлмәтленең синтетик наркотиклар белән сәүдә итүе турында хәбәр керә. Интернет аша эре партиядә наркотик һәм реагент сатып алып ул катнашмалар ясаган, аларны Әлмәттә, Зәйдә, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Алабугада саткан. Нарколабораторияне ул әнисенең өчендә булдырган. Үзенең җинаятьчел бизнесына егет тагын ике кешене җәлеп иткән. Бер ханым бухгалтерия, наркотикларны төргәкләргә салу белән шөгыльләнгән. өченче кеше наркотикларны илтеп тапшыру яки яшерен урыннарга кую өчен җавап биргән.

Алар бервакытта да сатып алучылар белән очрашмаган, түләүләрне электрон системалар аша башкарган. Хокук сакчыларыннан шикләнеп, телефондагы сим-карталарын бик еш алыштырып торганнар.

Җинаятьчеләрне 9 июньдә Рус Акташы - Җәлил юлында тоткарлаганнар. Машинада 110 төргәк наркотик табыла. Моннан тыш, бик күп сим-карта, банк карталары, кәрәзле телефоннар да була. Хатын-кызны оперативниклар наркотик ясалучы йортта тоткарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса