Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручысын Сочига 2 юллама белән бүләкләделәр
Бүген Әлмәтнең иң яхшы ишегалды җыештыручылары билгеле булды.
Ел саен уздырыла торган бәйгегә йомгак ясалды. Аларның хезмәтенә махсус төзелгән комиссия ел әйләнәсе карап йөреп бәя бирде. Агымдагы елда өченче урынны "Жилбытсервис М"ның ишегалды җыештыручысы Эльмира Борһанова алды. Аны кер юу машинасы белән бүләкләделәр. Икенче урынны да әлеге идарәче компания ишегалды җыештыручысы алды.
Гельнар Ганиева зур суыткыч белән бүләкләнде. Иң яхшы ишегалды җыештыручысы исеменә "Комфорт" УКдан Сәвия Рамазанова лаек булды. Аңа Сочига ике кешелек юллама бирделәр. Сәвия ханымга 60 яшь. Ишегалды җыештыручысы булып моннан 7 ел элек эшли башлаган. Аңа кадәр нефтьчеләрдә оператор булып хезмәт куйган.
- Бу эшемне дә яратам. Ленин урамындагы 195 нче йорт ишегалдын җыештырам. Хезмәт ул сәламәт яшәү рәвеше дә. Шөкер, сызланмыйм, зарланмыйм, -диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа