Әлмәттә хат язарга укыта башладылар
Кичә Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләрне укыту башланып китте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән 70 тән артык кеше катнаша.
Дәресләр кичәле-бүгенле Әлмәт дәүләт нефть институты базасында үтә. Муниципаль хезмәткәрләрне «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәтендә эшлекле хат» дигән программа буенча укыталар. Ул аларга һөнәри эшчәнлекләрендә эшлекле хат язу буенча күнекмәләр алу мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia