Җәмгыять

Әлмәттә Халыклар дуслыгы йорты булачак

Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы территориясендә яшәүче милли диаспоралар җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очрашуда белдерде.

Очрашуда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр учреждениеләре һәм службалары җитәкчеләре дә катнашты.

Билгеле булганча, Әлмәттә 70 кә якын төрле милләт вәкилләре үзара тату яши. Безнең шәһәр читтән килүчеләрне үзенә җәлеп итүчәнлеге буенча Россиянең 20 шәһәре арасында.
Шәһәр һәм район территориясендә 2008 елдан Татарстан Халыклары Ассамблеясы вәкиллеге эшли, аңа әрмән общинасы җитәкчесе Володя Мелконян җитәкчелек итә. Вәкиллек составына 5 милли община керә: азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк-кыргыз һәм дагыстанлылар.
Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэль Шакиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2015 елда районда чит ил гражданнары катнашында 16 җинаять кылынган.
Хәрби комиссариат начальнигы Ришат Сабиров чит ил гражданнарының контракт буенча хезмәт итә алуларын җиткерде.

Реклама

Район башлыгы ахырдан чыгыш ясап, диаспоралар җитәкчеләрен үз милләттәшләренең нинди максат белән килүләрен, ни белән шөгыльләнүләрен белеп торырга чакырды. Шулай ук Әлмәттә Халыклар дуслыгы йорты төзү планлаштырылуын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә Халыклар дуслыгы йорты булачак
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять